Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Казандагы ИТ-паркта – югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта булды.
Искәртәбез, Вячеслав Володин Татарстан Республикасына кыска вакытлы эш сәфәре белән килде.
Вячеслав Володин өчен ИТ-паркны кыскача тәкъдир итү оештырылды. Аңлатмаларны Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов биреп барды.
Аннары кунак һәм аны озата йөрүче затлар шунда урнашкан бизнес-инкубаторда булдылар, шулай ук ИТ-парк резидентлары булган ИТ-компанияләр эшчәнлеге белән таныштылар.
Вячеслав Володинга «электрон хөкүмәт», «электрон документлар әйләнеше» проектлары, «Халык контроле» системасы эше һәм башкалар турында сөйләделәр.
Резидент компанияләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин ассызыклаганча, бүген ИТ-индустрия – илдәге иң перспективалы тармакларның берсе, һәм ул бик тиз үсә.
Вячеслав Володинга шулай ук «Автодория» мәгълүмат системасын тәкъдим иттеләр. Система юл буенда урнаштырылган регистраторлар арасын үтү вакытын исәпләп чыгару юлы белән транспорт чараларының тизлеген исәпләп чыгару өчен билгеләнгән аппарат-программа комплексыннан гыйбарәт. Шулай итеп, «Автодория» юллардагы шактый озын араларда транспорт чарасы тизлеген тикшереп тору бурычын хәл итә һәм автомобиль йөртүчеләрне тизлекләрен күзәтеп барырга этәрә.
«Автодория» компаниясе директоры Антон Куховаренко билгеләп үткәнчә, мондый җайланмалар Россиянең 14 төбәгендә куелган инде, шул исәптән Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Татарстанда.
РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин бу системаны игътибарга лаек дип белдерде.
Моннан тыш, Вячеслав Володинга чакыруларны эшкәртү һәм ГЛОНАСС+112 системасы эшчәнлеге турында да сөйләделәр.
Вячеслав Володин ИТ-паркта булганда тәкъдим ителгән «Халык контроле» системасын да уңай бәяләде.
Вячеслав Володин шулай ук ИТ-паркта вакытта билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында закон проектлары төрле инстанцияләр буйлап йөргәндә аларның һәр адымын тикшереп торырга ярдәм итәрлек мондый программа чарасы кирәклеген белдерде.
Вячеслав Володинны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар озата йөрде.