Бүген Татарстанга сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Иннополис Университетында булды. Анда ул студентлар һәм мөгаллимнәр белән очрашты.
Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә белдергәнчә, Иннополис Университеты - ИТ-шәһәрнең төп өстенлеге. Якындагы киләчәктә студентлар санын меңгә кадәр җиткерү һәм инфраструктураны үстерү көтелә,
"Бүген без зур үзгәрешләр алдында. Бөтен дөньяны киләчәк дүртенче сәнәгать революциясе темасы кызыксындыра. Безнең илебез шулай ук бу мәсьәләне күзәтә һәм үз өлешен кертә", - диде ТР Президенты.
Ул аеруча Россия Президенты Владимир Путин һәм федераль җитәкчелеккә "Иннополис" проектына ярдәм итүләре өчен рәхмәт җиткерде.
Шуннан студентлар һәм мөгаллимнәр белән "сорау-җавап" форматында әңгәмә булды.
Аерым алганда Вячеслав Володин робототехника һәм ясалма акыл файдалану һәм үстерүдә барлыкка килүче мәсьәләләргә игътибар итте. "Дөнья якын арада бу өлкәне хокукый көйләү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш була. Россиядә бу мәсьәлә турында системалы һәм профессиональ фикер алышу һәм тиешле хокукый карашны булдыруны башларга кирәк", - диде ул.
Вячеслав Володин искәрткәнчә, Дәүләт Думасы каршында Цифрлы икътисадны үстерүне законнар белән тәэмин итү советы булдырыла. Спикер белдергәнчә, яңа структура составына ИТ тармакның алдынгы экспертлары, шул исәптән Иннополис Универститеты вәкилләре керәчәк. Алар мәсьәләләрне билгеләп, хәл итү юлын табарга тиеш булулар.
Шулай ук Дәүләт Думасы Рәисе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның өстенлекле үсеш территорияләре һәм Иннополистагы инновацион компанияләр түләүче иминият түләүләре тарифына льгота бирү тәкъдимен игътибар белән карарга кирәклеген искәртте. Әгәр дә гадәти ставка 30 % булса, льготалысы 7,5 % ка кадәр киметелгән.
Очрашуда шулай ук башка мәсьәләләр турында да сүз барды. Рөстәм Миңнеханов бүген республикада гамәлгә ашырыла торган иҗтимагый мәйданнарны үстерү буенча яңа программа турында сөйләде.
"Без беренче елда парк һәм скверларны төзекләндерүдән эшне башладык, аннан инде су буйлары территорияләрен саклау мәсьәләсенә күчтек. Быел без әлеге ике программаны берләштердек һәм "Иҗтимагый мәйданнарны үстерү" дип атадык. Монда яр буйлары, парк зоналары, үзәкләрдәге җәяүле зоналар, йортлар янындагы территорияләр керә, - диде ул. - Бу өлкәдәге тәҗрибәбезне бүген Россия төзелеш һәм ТКХ министрлыгы үзләштерә, Татарстан тәҗрибәсен илнең башка регионнарында да файдаланыла".
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, иҗтимагый мәйданнарны төзекләндерү эшләре, алдан халык фикерен белмичә, гамәлгә ашырылмый. "Гражданнар әлеге процессларда актив катнашалар һәм алар тәкъдимнәре безнең өчен өстенлекле", - дип йомгаклады ТР Президенты.