Рөстәм Миңнеханов Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашачак

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.   

Сәфәренең төп максаты – Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашу.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы составына керә (РФ Президентының 2016 елның 22 ноябрендәге №616 Указы нигезендә).

Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумының бүгенге утырышын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барачак. Утырышта 2009 елдан алып Россия икътисадын модернизацияләү һәм технологик үстерү буенча РФ Президенты каршындагы комиссия проектларының нәтиҗәләре турында фикер алышачаклар дип көтелә.

Совет президиумы утырышы «Сколково» инновацион үзәгендә узачак. Технопаркта булганда утырышта катнашучылар «Сколково» фондының резидент компанияләренең инновацион эшләнмәләрен караячаклар.

Утырышта катнашучылар шулай ук «Технет» илкүләм технологик инициативасының «юл картасы» турында фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International