Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгак коллегиясе онлайн режимда тапшырылачак

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгак коллегиясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында онлайн режимда тапшырылачак.

Трансляция интернет челтәреннән файдаланучылар өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталының төп битендә мөмкин булачак (www.prav.tatarstan.ru)

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгак коллегиясе иртәгә, 2017 елның 15 февралендә, «Казан ярминкәсе» КҮдә узачак (10.30 сәгатьтә башлана).

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International