Алексей Песошин: Бөгелмә районы Татарстанның нефть тармагы үсешенә зур өлеш кертә

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Бөгелмә районы Татарстанның нефть тармагы үсешенә зур өлеш кертә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Бөгелмә районы советының XII сессиясендә хәбәр итте.

Анда Бөгелмә муниципаль башлыгы Линар Закиров, ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, “Татнефть” ААҖнең кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан кунаклар шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре күргәзмәләре белән таныштылар.

Узган ел Бөгелмә районы республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында 18 урынны алды, дип хәбәр итте Линар Закиров үзенең докладында. Тулай продукт күләме 48 млрд сумнан артык тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүе индексы 2015 елга караганда 103,3% ка җиткән. Эшсезлек дәрәҗәсен планлы рәвештә киметү дәвам итә.

Үз чиратында Алексей Песошин шәһәр һәм районның тотрыклы икътисади үсешен билгеләде. Уңай нәтиҗәләргә предприятиеләрнең яхшы эшләве аркасында ирешелгән.

Аның сүзләренчә, Бөгелмә районы республиканың фермерлык хәрәкәтен булдыруда үзен яхшы яктан күрсәтте һәм беренчеләрдән булып бу юнәлештә чараларны гамәлгә кертә башлады.

Алексей Песошин шулай ук Бөгелмә районының белем бирү сыйфатын бәяләү рейтингында 2016 ел нәтиҗәләре буенча беренче урында булуын искә алды.

“Бу өлкәдә сез башка муниципаль берәмлекләр өчен үрнәк булып торасыз, бу беренче чиратта педагогларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Сезгә киләчәктә дә бу югары дәрәҗәне саклавыгызны телим!”, - диде Алексей Песошин.

Аннары Алексей Песошин Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International