Рөстәм Миңнеханов РФ илкүләм гвардия гаскәрләренең Идел буе округы командующие Александр Порядин белән очрашты

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе илкүләм гвардия гаскәрләренең Идел буе округы командующие Александр Порядин белән очрашты.  

Очрашуда катнашучылар халыкның иминлеген тәэмин итү һәм законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту өлешендә хезмәттәшлекне үстерүнең киләчәк адымнары турында фикер алыштылар.    

Искәтәрбез, генерал-лейтенант Александр Порядинны Россия Федерациясе илкүләм гвардия гаскәрләренең Идел буе округы командующие итеп билгеләү турында үткән елның октябрендә мәгълүм булды. 

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узган әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин һәм Россия Федерациясе Федераль илкүләм гвардия гаскәрләре хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International