Рөстәм Миңнеханов Рафаэль Хәкимовка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимовка Татарстан Республикасы академик фәнен үстерүгә, Татарстан халкының тарихи һәм мәдәни мирасын өйрәнүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты эше нәтиҗәлеген югары бәяләде. Ул билгеләгәнчә, бүген институт коллективы татар тарихын өйрәнүдә зур күләмдә фәнни эш башкара. 

Татарстан Президенты Рафаэль Хәкимовны 70 яшь тулу белән дә котлады. 

Рафаэль Хәкимов ТР Президентына Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтына  ярдәме өчен рәхмәт җиткерде, аерым алганда, институтка яңа бина бирү өчен (Казан, Батурин ур., 7).

Чара ТР Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. Котлау чарасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International