Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында катнаша

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме бишенче юбилей утырышы ачылды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган затлар катнаша. 

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.  

Көн тәртибенә 34 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 11 республика законы проекты, 17 федераль законы проекты һәм Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару собраниеләренең закон чыгару инициативалары. 

Матди булмаган мәдәни мирас турындагы законы проекты беренче укылышта каралачак. 

Шулай ук беренче укылышта «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында», «Татарстан Республикасының азык-төлек иминлеге турында» законы проектлары, тагын Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына һәм түбәндәге законнарга үзгәрешләр кертү турындагы законы проектлары каралачак: «Оешмалар мөлкәтенә салым турында»; «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында»; «Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә төзелгән җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы һәм Татарстан Республикасы Югары Ослан мунициципаль районы «Иннополис» һәм Лаеш мунициципаль районы территорияләрендә төзелгән техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зоналары резидент оешмалары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында».

Парламент утырышында 2016 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин нотыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның «2016 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен үтәү турында»гы нотыгы тыңланачак. 

Көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән Законлылк һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин чыкты. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә 38 мәсьәлә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International