Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында "Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" Татарстан Республикасы законы кабул ителде.
Искәртик, сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган затлар катнаша.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, әлеге законга үзгәрешләр кертү федераль законнарда үзгәрешләр арскасында кертелә. Хәзер капиталь ремонт үткәрүгә яхшы репутация һәм базарда өч ел эшләүче подрядчы оешмалар гына алына ала.
Республика киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов әлеге таләпләрне хуплаган иде, аның фикеренчә, бу эшләр сыйфаты дәрәҗәсен арттырачак.
Закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Әлеге закон проектына үзгәрешләрне ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитеты 25 нче февральгә кадәр кертергә тиеш.
Шулай ук утырышта ТР эчке эшләр министры Артем Хохоринның 2016 елдагы эшчәнлек турындагы доклады тыңланды. Ул хәбәр иткәнчә, теркәлүче җинаятьләрнең гомуми саны узган елда 7 % ка кимеде. Караклык, машина урлау, алдап урлау санын киметеп булды.
"Бише меңнән артык иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чаралары җитди хокук бозуларсыз узды, - диде Артем Хохорин. - Алар арасында иң мөһимнәрендә куркынычсызлык югары дәрәҗәдә тәэмин ителде - бу Дәүләт Думасына сайлаулар, Конфедерацияләр кубогына җирәбә салу".
Чыгыштан соң кайбер депутатлар сораулар бирде. Илшат Әминов былтыргы халык арасында ризасызлык уяткан җинаять - татар зиратын җимерүчеләрне табу эше ничек баруы турында сорады. "Кызганычка каршы, әлеге җинаять әлегә чишелмәгән. Без оператив-тикшерү төркемен көчәйттек, ләкин шатландырырлык берни юк", - диде А.Хохорин.
Депутат Артем Прокофьев ТР буенча ЭЭМ митинглар турындагы закон буенча фикерен үзгәртәчәкме дип сорады. Министр сүзләренчә, андый теләк юк. Моңа КПРФ депутаты "икеле стандартлар" булуын әйтте - Үлемсез полкка йөрешне рөхсәт итәләр, ә партия митингын - юк.
Шуннан сүзне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минитимер Шәймиев алды. Аның фикеренчә, Үлемсез полк йөрешен партия минингы белән чагыштыру иң кимендә әхлаксыз, чөнки маршта бөтен партияләр вәкилләре катнаша. "Бу изге эш", - диде ул.
Ахырда депутат Алексей Созинов "Татфондбанк" ГАҖ дә вәзгыять турында сорады. "Бөтен икътисадый эшләр кебек, әлеге процесс тиз булмый", - дип җавап бирде Артем Хохорин һәм өстәде, җинаять эшләре ачылган, бөтен тиешле чаралар үткәрелә.