Рөстәм Миңнеханов «Минск трактор заводы» ААҖ генераль директоры Федор Домотенко белән очрашты

2017 елның 18 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Минск трактор заводы» ААҖ генераль директоры Федор Домотенко белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының авиакомплекс буенча киңәшчесе Равил Зарипов һәм башкалар катнашты.  

Яклар әзер техника китереп торулар өлкәсендәге мәсьәләләр, шулай ук  авыл хуҗалыгы техникасы, шул исәптән төрле модельләрдәге тракторлар җитештерү өлешендә кооперация мәсьәләләре турында фикер алыштылар.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International