Татарстан Республикасы Президенты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кыла

2017 елның 19 феврале, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу Даби шәһәренә эш сәфәре белән эш килде, анда ул 19-20 февральдә узачак  IDEX-2017 халыкара оборона күргәзмәсендә катнаша. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия Федерациясе рәсми делегациясе составына керә.  
Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәре программасында IDEX-2017 халыкара оборона күргәзмәсен ачу тантанасында катнашу, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчеләре һәм кайбер илләрнең күргәзмәдә катнашучы делегацияләре, бизнес бергәлекләре вәкилләре белән рәсми очрашулар  планлаштырылган.
Россия Федерациясе делегациясе составында: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының Тышкы эшләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, БГӘдә Татарстан Республикасы сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, «А.М. Горький ис. Зеленодольск суднолар төзү заводы» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары Сергей Афанасьев, «М.Л. Симонов ис. ОКБ» АОФҖБ генераль  директоры – баш конструкторы Александр Гомзин һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International