Алексей Песошин Алабуга муниципаль районы советы сессиясе эшендә катнашты

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин өченче чакырылыш Алабуга муниципаль районы советының унтугызынчы сессиясе эшендә катнашты. Бу чара районның 2016 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2017 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Сессия башланыр алдыннан кунаклар шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов үзенең хисап докладында хәбәр иткәнчә, 2016 елда Алабуга районы социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре рейтингында 9 урынны били.

Алга таба ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева “Алабуга муниципаль районында эшлекле активлыкны күтәрү” темасына доклад ясады. Алабуга эшмәкәрләренә мөрәҗәгать итеп, ул Татарстанда тормышка ашырыла торган махсус дәүләт программаларында активрак катнашырга чакырды.

Алексей Песошин 2016 ел нәтиҗәләре буенча республиканың төп социаль-икътисади күрсәткечләре турында сөйләде. Ул Алабуганы төбәкнең икътисади үсешен әйдәп баручы, дип билгеләде. Бу дәрәҗәгә район территориясендә Алабуга МИЗ булу аркасында ирешелә.

Шуның белән бергә, Алексей Песошин белдергәнчә, Алабуга музей-тарихи һәм туристлык үзәге буларак мөһимлеге буенча Казаннан кала икенче урында санала.

Сессия азагында Алексей Песошин Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International