Татарстан Республика Премьер-министры Илдар Халиков бүген Азнакай һәм Зәй муниципаль районнарына эшлекле очрашуга бара.
Илдар Халиковның социаль объектларны каравы, шулай ук Азнакай муниципаль районы Советы утырышында катнашуы, ә көннең икенче яртысында Зәй муниципаль район Советы утырышында катнашуы көтелә.
Ике утырыш та муниципаль районнарның 2016 ел өчен социаль–икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2017 елга куелган бурычларга багышлана.