Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Премьер-министры Хәлифә Әл Хәлифәне KazanSummit чарасында катнашырга чакырды

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның илнең Премьер-министры Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашуында катнашты.

Премьер-министрны сәламләп, Денис Мантуров билгеләп үткәнчә, бүген  Россия-Бәһрәйн хөкүмәтара сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек комиссиясенең беренче утырышы узачак.    

Министр Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләренең үсә баруын билгеләп үтте. Перспектив юнәлешләр арасында ул газ чыгару, металлургия сәнәгате, фармацевтика һәм туризм өлкәсендәге хезмәттәшлекне атады.

Моннан тыш, Россия инвестицион хезмәттәшлекне үстерү белән дә кызыксына, диде ул.   

«Безнең бүгенгә Бәһрәйн компанияләре белән тулаем конструктив багланышлар урнаштырылган. Киләчәктә дә сәнәгатьнең төрле тармакларындагы тәкъдимнәребез Бәһрәйндә кызыксыну уятыр, дип саныйбыз», - диде Д. Мантуров. 

Россия Фарсы култыгы илләре белән төбәкләр дәрәҗәсендәге хезмәттәшлекне үстерүгә актив ярдәм күрсәтә. Министр фикеренчә, Россиянең алдынгы төбәкләреннән берсе – Татарстан бу җәһәттән зур уңышларга иреште. 

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путинның стратегиясе Ислам дөньясы белән якынаюны күз алдында тота. Бүген Россия Федерациясе территориясендә 20 млн. мөселман яши. «Ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме эшләп килә, аны Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча мин җитәклим», – диде ул һәм, быел төркем утырышы Грозный шәһәрендә узачак, дип тә өстәде. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Премьер-министрын «KazanSummit» халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитында ктанашырга чакырды. Хәлифә Әл Хәлифә чакыру өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан башкаласына саллы делегация җибәрергә вәгъдә итте. 

Моннан тыш, Татарстан Президенты Премьер-министрга республикада гамәлгә ашырылучы эре проект – Болгар ислам академиясен төзү турында сөйләде. «Безгә ислам мәгарифенең дөрес системасын корырга кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Җавап сүзендә Хәлифә Әл Хәлифә ассызыклаганча, Россиянең Фарсы култыгы илләре, шул исәптән Бәһрәйн белән мөнәсәбәтләре шактый гына яхшырды. «Без делегацияләр алмашу эшен көчәйтергә телибез. Россия безнең төбәк илләренә күпне бирә ала, бу мәсьәләләргә зур игътибар бирергә кирәк», - дип саный ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International