Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Азнакай районына эшлекле очрашуга килде.
Төп максаты – Азнакай районы советы утырышында катнашу. Ул Азнакай районының 2016 елдагы социаль-икътисади нәтиҗәләренә һәм 2017 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Төп докладны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ясады.
Узган ел районның зур һәм уртача предприятиеләре тарафыннан 13 млрд. сумга продукция җибәрелгән. Шуларның 80%ы файдалы казылмалар чыгару предприятиеләренә туры килә.
Районда 3 сәнәгать мәйданчыгы эшли, бу яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итә.
Авыл хуҗалыгы тармагының тулай продукция күләме 2016 елда Азнакай районында 2 млрд. 600 млн. сум тәшкил иткән. Уңыш 1 гектардан 29,4 ц җыелган.
Терлекчелек өлкәсендә дә уңай динамика күзәтелә. Сөт җитештерү 5%ка, ит 7%ка арткан.
2016 елда 25,2 мең кв. метр торак төзелгән, 126 гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан.
2017 елның 1 гыйнварына районда эшсезлек дәрәҗәсе 0,68% тәшкил иткән. Ел дәвамында 2 641 кеше эшкә урнаштырылган.
Илдар Халиков азнакайлыларның эшен уңай бәяләде. Ул, аерым алганда, район ел саен үз позицияләрен ныгыта бара, дип билгеләде.
Ул алга таба да икътисадның барлык тармакларында да уңай нәтиҗәләргә ирешергә чакырды.
ТР Премьер-министры алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.