Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Бәһрәйн хөкүмәтара сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлеге комиссиясенең беренче утырышында катнашты. Чара Манамада Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясенең Бәһрәйн Корольлегенә эш сәфәре кысаларында узды.
Утырышта шулай ук Бәһрәйн Корольлегенең Сәнәгать, сәүдә һәм туризм министры Зәйед Әл-Зәйяни, Россиянең Бәһрәйн Корольлегендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вагыйф Гәрәев, Россия һәм Бәһрәйн эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында төбәк хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләренә игътибар өчен ике ил җитәкчелегенә дә рәхмәт белдерде. «Ике дәүләтнең дә хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү өчен тырышалар. Үз ягыннан Татарстан Республикасы төбәк дәрәҗәсендәге бу процессларда актив катнашырга әзер», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли, аның эшендә Бәһрәйн вәкилләре дә катнаша. Төркемнең чираттагы очрашуы быел май аенда Чечен Республикасында (Грозный шәһәрендә) узачак. «Бәһрәйн җитәкчелегенә, үз иле территориясендә төркем утырышларының берсен оештырса, бик рәхмәтле булыр идек. Шулай ук Россия-Бәһрәйн хөкүмәтара сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлеге комиссиясенең чираттагы утырышын Казанда оештыру вариантын карарга тәкъдим итәм», - дип мөрәҗәгать итте ул утырышта катнашучыларга.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанның Бәһрәйн белән багланышлары бар инде. Төрле елларда үзара визитлар оештырылды, Манамага Татарстан машина төзелеше продукциясе китерелде, гуманитар элемтәләр гамәлгә ашырыла. Республика КАМАЗ автомобильләрен (Париж-Дакар раллиендә берничә мәртәбә җиңү яулаучылар), вертолетлар, йөк-пассажир судноларын, нефть химиясе продукциясен һәм минераль ашламалар, нефть-газ чыгару җайланмаларын, газ-торба, газ чыгаручы җайланмаларын һәм компрессорлар, суыткыч техника, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы товарларын, медицина һәм фармацевтика продукциясен китерү белән кызыксына.
«Сезнең компанияләрне безнең республикада инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда катнашырга чакырабыз. Татарстанда ике махсус икътисадый зона эшләп килә, без Бәһрәйн резидентларына иң яхшы шартлар тудырырга әзер», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласында ел саен «KazanSummit» халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты уздырыла. Форум Россия белән мөселман дөньясы арасында икътисадый хезмәттәшлек өчен нәтиҗәле мәйданга әверелде. 2016 елда әлеге чарада 50дән артык илдән 1,5 меңнән артык кеше катнашты. Татарстан Республикасы Президенты ил җитәкчелеге вәкилләрен «KazanSummit– 2017» (18-20 май) халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитында катнашырга чакырды.
«Бәһрәйн Якын Көнчыгышның үзенә күрә бер финанс үзәге булып тора.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең республика үз ягыннан – Россиядә ислам банкингы һәм финанславы принципларын гамәлгә кертү буенча сынау төбәге.
Без бу юнәлештә тыгызрак хезмәттәшлек итә алабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Азакта Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, быел җәй көнне Казанда эре спорт чаралары узачак – Конфедерацияләр Кубогы- 2017, ә 2018 елда – футбол буенча дөнья чемпионаты. «Бәһрәйн җанатарларын республикабызда күрергә шат булачакбыз», - дип өстәде ул.