Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.

Төп тема – традицион энергия чыганаклары урынына, киләчәк альтернатива буларак, ягулык элементлары булдыру.

Төп нотык белән Химик физика институтының (Черноголовка шәһәре) каты матдә ионикасы лабораториясе мөдире Юрий Добровольский һәм «Крылов дәүләт фәнни үзәге» (Санкт-Петербург шәһәре) вәкиле Игорь Ландграф чыгыш ясадылар. Алар, аерым алганда, бу юнәлешне үстерү перспективалары турында сөйләделәр.   

Бу юнәлештә электр көче белән эшләүче очучысыз җайланмада 48 сәгать буена бертуктаусыз рекорд очыш гамәлгә ашырылган инде.  

Рөстәм Миңнеханов нотыкчыларның Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек тәкъдимнәрен хуплады. Ул шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга тәкъдим итте. «Бөтендөнья бу проектларны, чыннан да, гамәлгә ашыру алдында тора, бик зур өметләр баглый», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстан өчен бу теманың актуальлеге республикада җитештерелүче нефть продуктларының һәм водородның («ТАНЕКО» һәм «ТАИФ-НК») киләчәктә булдырылучы ягулык элементларында кулланылуында. Ул чакта гамәлдәге автоягулык салу системасын үзгәртергә туры килмәс иде, диде ТР Президенты.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында шулай ук Татарстанның нефть химиясендә аминокислоталар җитештерүне булдырку юлы белән  яңа юнәлешне үстерү мөмкинлеге турында хәбәр тыңланды.   

Моннан тыш, «РОТЕК» (Мәскәү) фирмасының эре предприятиеләрдә җайланмалар торышын тикшереп тору турындагы тәкъдиме каралды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, төп мәсьәлә – нефть эшкәртүдә һәм нефть химиясендә ике ремонт арасындагы чорны озайту өчен диагностикалауның ышанычлы интсрументына ихтыяҗ булу. Ул «Татнефть», «ТАИФ» компанияләре белгечләренә һәм энергетика тармагы вәкилләренә әлеге тәкъдимне өйрәнергә кушты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International