Илдар Халиков Түбән Камада булды

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камада булды.

Төп максаты – Түбән Кама муниципаль районы советының һәм Түбән Кама шәһәр советының берләштерелгән сессиясендә катнашу. Сессия Түбән Кама муниципаль районының 2016 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2017 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Илдар Халиков Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин озатуында берничә объектны карады, шулай ук “Горэлектротранспорт” предприятиесендә булды.

Анда кунакларга узган гасырның 60 елларында линиядә эшләгән ретро-трамвай моделен күрсәттеләр. Моннан тыш, “Варяг” трамваеның яңа моделе тәкъдим ителде.

Илдар Халиков “Горэлектротранспорт” предприятиесе югары дәрәҗәдә культуралы үрнәк предприятие, монда күп кирәкле һәм яхшы идеяләр гамәлгә ашырыла, дип билгеләде.

ТР Премьер-министры мәктәп бульварында урнашкан, дискоүзәк җирлегендә тормышка ашырырга уйланылган тагын бер яңа проектны уңай бәяләде. Монда яшьләр коворкинг үзәге булдыру планлаштырыла.  

Алга таба сессия барышында Илдар Халиков район үсешенә бәя бирде. Узган ел Түбән Кама өчен бик яхшы булды, диде ул.

“Түбән Кама муниципаль берәмлекләр рейтингында өченче урынны били. Республика сәнәгать продукциясенең 22%ын Түбән Кама җитештерә. Татарстанда чыгарылган нефтьнең яртысы диярлек “ТАНЕКО” һәм “ТАИФ-НК” комплексларында эшкәртелгән - 17 млн тонна. Шуңа Түбән Каманың зур икътисади тотрыклы шәһәр һәм район буларак җитди киләчәге бар”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.

Илдар Халиков сүзләренчә, быел Түбән Камада яңа җәмәгать урыннары булдыру дәвам итәчәк. Шәһәр халкының яраткан ял итү территориясе -Лемаев скверы яңартылачак, Красный Ключ посёлогында яр буеның икенче чираты төзеләчәк.

ТР Премьер-министры шулай ук республикада инде алтынчы ел халыкның артуы теркәлә, дип билгеләде. “Республиканың 12 районы арасында Түбән Кама лидер санала. Табигый арту район буенча 1370 кеше тәшкил иткән. Бу яхшы күрсәткеч, шундый динамика киләчәктә дә саклансын иде”, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International