Татарстан Президенты Кытай Коммунистлар Партиясенең Хунань провинциясе комитеты Секретаре Ду Цзяхао белән очрашты

2017 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясендәге эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чанша шәһәрендә Кытай Коммунистлар Партиясенең Хунань провинциясе комитеты Секретаре Ду Цзяхао белән очрашты.
Әңгәмә башланганда Рөстәм Миңнеханов Ду Цзяхаога аларның 2014 елның маенда Шанхай шәһәрендә очрашуларын искәртеп узды, шул чакта Татарстан Республикасы белән Хунань провинциясе арасында хезмәттәшлек турында килешү изаланган иде, диде ул. Татарстан Президенты провинция җитәкчелегенең һәм җирле эшлекле даирәләрнең Татарстан Республикасы белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.   
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, кыска вакытлы уңышлы эш сәфәре кысаларында ул инде «Сяосян-Идел авыл хуҗалыгы паркы» уртак инвестицион проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышып өлгергән,  Сюй Дачжэ провинциясе Губернаторы белән очрашкан һәм «Татарстан - Хунань» эшлекле форумы уздырган. Аннары Татарстан делегациясе Sany Group төзелеш техникасы җитештерү буенча халыкара компания мәйданчыгына барырга җыена.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Федерациясе белән КХР арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстан Кытай белән бүгенге хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсен бик зур бәяли һәм киләчәктә дә төрле яклы багланышларны киңәйтергә тели. Якындагы елларда Татарстанда халыкара һәм РОссия әһәмиятендәге «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара  транспорт коридоры, «Мәскәү-Казан» тизйөрешле магистрален салу, Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзү кебек масштаблы инвестицион проектлар гамәлгә ашырылачак. Барлык проектлар да чит илләр инвестицияләре, шул исәптән Кытай инвестицияләре катнашында гамәлгә ашырылачак.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Ду Цзяхаога очрашу өчен тагын бер кабат рәхмәт белдерде һәм аны Татарстан Республикасына чакырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International