Бүген Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чанша шәһәрендә төзелеш технкасын җитештерүче Sany Group халыкара компаниясе мәйданчыгында булды. Хәзерге вакытта компания "Мерседес" шассие нигезендә махсус техника чыгара һәм үз шассиен актив рәвештә сафка кертә. Рөстәм Миңнеханов Sany Group җитәкчелеген Татарстан Республикасына чакырды һәм "КАМАЗ" шассие нигезендә төзелеш техникасын бергә җитештерү мөмкинлеген тәкъдим итте.
Sany компаниясе бетон белән эшләү өчен төрле техника, экскаваторлар, үзйөрешле краннар, юл төзү техникасын һәм башкаларны тәкъдим итә.Дөньяда компаниянең 15 логистика үзәге һәм ремонт өчен өлешләр складлары бар.
Sany Group компаниясе эшчәнлеге белән ташканнан соң, Татарстан Президентының Кытай Халык Республикасына эш сәфәре тәмамланды.