Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенең нотыгын АСК предприятиеләрендә хезмәтне саклау мәсьәләләренә багышлады.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә имин хезмәт шартлары тудыру һәм аларның һөнәри авруларының санын киметүне тәэмин итү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлешләренә керә, дип белдерде Марат Әхмәтов. Соңгы елларда күрелгән чаралар нәтиҗәсендә җитештерүдә имгәнүләрне киметүнең уңай динамикасы күзәтелә. Аерым алганда, 2016 елда кеше үлеме белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары АСК предприятиеләрендә бөтенләй юк. Чагыштыру өчен: 2015 елда 8 инцидент теркәлгән.
«Элеккегечә үк механизаторларның һәм терлекчеләрнең бу җәһәттән һөнәри куркынычлык дәрәҗәсе югары. Төп сәбәпләр – җитештерү технологияләре таләпләрен һәм хезмәт дисциплинасын үтәмәү. Үткән елның икенче яртыеллыгыннан авыл хуҗалыгында яңа унификацияләнгән кагыйдәләр гамәлгә керде. Алар нигезендә барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен уку-методика әсбаплары эшләнде.
Тагын бер җитди проблема – АСК хезмәткәрләре арасында һөнәри авырулар: 2016 елда 27 очрак мәгълүм. М. Әхмәтов сүзләренчә, бу хезмәткәрләргә алдан һәм даими рәвештә медицина тикшерүләре уздырмау.
Үткән елны республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау чаралары өчен үз чыгымнары 20%ка– 384 млн. сумга арттырылган яисә бер хезмәткәргә 6 меңнән артык туры килә.
Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышын күзәтү темасына аерым тукталды. Бүген республикада 81,6 мең берәмлек үзйөрешле техника һәм аларга тагылмалар теркәлгән, АСКга 15,6 мең туры килә.
Министр билгеләп үткәнчә, 2016 елда техник карап чыгуга 12,6 мең берәмлек авыл хуҗалыгы машинасы тәкъдим ителгән – 80%. Шуның 92% ы техник карап чыгуны узган һәм тиешле таныклык алган.
Рөстәм Миңнеханов бу проблеманың актуальлеген билгеләп үтте.
«Җитештерүдә имгәнүләрне кисәтү чаралары һәм имин хезмәт шартлары тудыру бик мөһим. Бу җәһәттән зур эш башкарылган. Әмма бу теманы киләчәктә дә контрольдә тотарга кирәк», – диде Татарстан Республикасы Президенты.