Татарстан Республикасы белән Карачай-Чиркәс Республикасы арасында Хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның "Сочи - 2017" Россия Инвестицион Форумында катнашуы кысаларында Татарстан Республикасы белән Карачай-Чиркәс Республикасы арасында Хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Карачай-Чиркәс Республикасы Башлыгы Рәшид Темрезов куйдылар. Килешү сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни  өлкәләрдә хезмәттәшлекне күзаллый. 

Рөстәм Миңнеханов Рәшид Темрезовка төбәкләр арасында яңа Килешүне әзерләргә тәкъдим иткәне өчен рәхмәт белдерде. Беренче килешү 2005 елда имзаланган булган. 

Татарстан Президенты Карачай-Чиркәс Республикасына авыр йөк машиналарын, авыл хуҗалыгы техникасын, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясен, дарулар, медицина товарларын китерергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне дә киңәйтеп була. 

Элемтәләрне үстерү мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов, мәдәният, фән, мәгариф, спорт һәм туризм өлкәсендә. Карачай-Чиркәс Республикасындагы тауларда Россиядә бик популяр булган Архыз-Домбай рекреацион туризм зонасы урнашкан. Безгә үзара туристлар агымын арттырырга кирәк, дип ассызыклады ТР Президенты. 

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Рәшид Темрезовны Татарстан Республикасында быел 18-20 май көннәрендә узачак «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисадый форумына чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International