Рөстәм Миңнеханов "«Байтерек» илкүләм идарә холдингы" АҖ рәисе Ерболат Досаев белән очрашты

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи - 2017" Россия Инвестицион Форумы  кысаларында "«Байтерек» илкүләм идарә холдингы" АҖ рәисе Ерболат Досаев белән очрашты. Очрашу форумдагы Татарстан Республикасы стенды мәйданында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Ерболат Досаевка Казахстан Республикасының икътисад министры вазифасында ике арадагы хезмәттәшлекне арттыруга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм Казахстан халкына сәламнәрен җибәрде. 

Ерболат Досаев "Байтерек" холдингы турында сөйләде. Аерым алганда холдинг узган ел Казахстанда 1 млн. кв. метр торак төзегән, торак кооперативы системасын үстерә. Сатып алучыларга башлангыч түләү 40-50 % тәшкил итсә, елына 7 % кредит ставкасын тәкъдим ителә. 

Рөстәм Миңнеханов Казанда гамәлгә ашырылучы "Арендалы торакны үстерү" программасы турында хәбәр итте. Ерболат Досаев сүзләренчә, охшаш проект Казахстанда (Астана ш.) да гамәлгә ашырыла, анда арендалы торак буларак ЭКСПО-2017 халыкара күргәзмәсенә төзелгән биналар кулланылачак. 

Әңгәмәдә тагын "Бизнес класс" мәгариф проекты турында да сүз барды, ул Google Россия һәм Саклык банкы белән берлектә оештырылды һәм ул уңышлы гына Татарстанда тәмамланды. Программа буенча 14,5 мең кеше белем алды.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Ерболат Досаевны Казанга быел 18-20 май көннәрендә узачак «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисадый форумына чакырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International