Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко котлады.
«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез.
Үз эшен җиренә җиткереп башкаручы һәм җаваплы җитәкче буларак, Сез Татарстан Республикасын үстерү өчен күп эшләр башкарасыз. Хезмәттәшләрегез һәм төбәк халкы алдында лаеклы абруегызны Сез халыкара багланышларны киңәйтүгә һәм тирәнәйтүгә, икътисадка инвестицияләр дәрәҗәсен арттыруга, Татарстанда яшәүче йөздән артык милләт вәкилләренең мәнфәгатьләрен яклауга юнәлгән тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә казандыгыз.
Ышанам, Сезнең хезмәтегез киләчәктә дә дәүләт мәнфәгатьләренә хезмәт итәр, республиканың социаль-икътисадый һәм мәдәни потенциалын ныгытуга ярдәм итәр.
Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, уңышлар телим».