ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады.
«Хөрмәтле Президент әфәнде, кадерле Рөстәм Нургалиевич! Шәхсән үз исемемнән һәм ЮНЕСКО хезмәткәрләре исеменнән Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлауларыбызны һәм иң изге теләкләребезне кабул итегез!
Россия Федерациясенең күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе буларак, Сез Татарстан Республикасына җитәкчелек иткән елларыгызда Республикагыз үсешенә һәм яңарышына бәһаләп бетермәслек өлеш керттегез.
Мин Татарстанда булдым һәм халкыгыз Сезгә күрсәткән ихтирамны күрдем. Без Сезнең Татарстан Республикасы белән ЮНЕСКО арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту эшчәнлегегезне һәм мәдәни традицияләрне һәм мәдәни мирас ядкярләрен саклауга керткән өлешегезне югары бәялибез.
Ихластан Сезгә сәламәтлек, бәхетле тормыш, киләчәктә дә Татарстанны үстерүдә һәм халыкара инициативаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда уңышлар телим».