60 яшьлек юбилее белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский котлады

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына, 60 яшьлек юбилее белән котлап,  телеграмма җибәрде. 

«Хөрмәтле Рөстам Нургалиевич! Чын күңелемнән Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм.

Сезнең тормышыгыз халыкка хезмәт итүгә багышланган, Татарстан Республикасындагы күп кенә мөһим вакыйгалар Сезнең исем белән бәйле. Сезнең турыдан-туры катанашыгызда һәм ярдәмегез белән бик әһәмиятле дәүләт үзгәртеп корулары гамәлгә ашырыла. 

Сез Республикагызга фидакарьләрчә хезмәт итәсез һәм аның киләчәге Сезнең зирәклеккә һәм вакыйгаларны алдан күрә белү сәләтегезгә бәйле, Сез Татарстанның рухи мирасын туплау һәм саклап калу өчен тырышасыз.   

Без Сезнең Дәүләт Эрмитажының Татарстан Республикасы музейлары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре белән багланышларын ныгытуга керткән өлешегезне югары бәялибез. 

Сезгә нык сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт һәм Татарстан Президенты постында киләчәктә дә халкыгыз хакына тырышып хезмәт итүгезне телибез.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International