Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән телефоннан сөйләште

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән телефоннан сөйләште.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов, аерым алганда, Рөстәм Миңнехановны  60 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа бәхетле тормыш, сәламәтлек һәм уңышлы киләчәк теләде. 

Төрекмәнстан Президенты шулай ук Россия Федерациясе белән Төрекмәнстан уңышлы хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан- Төрекмәнстан мөнәсәбәтләренең киләчәктә тагын да ныгуына ышаныч белдерде.

Телефоннан сөйләшкәндә Рөстәм Миңнеханов һәм Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан белән Төрекмәнстан тугандаш халыклары хакына киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International