Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән телефоннан сөйләште.
Әңгәмә барышында Алмазбәк Атамбаев Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа барлык башлангычларында да уңышлар, нык сәламәтлек һәм бәхет теләде. Моннан тыш, Кыргызстан Президенты Татарстан Республикасына, Россия Федерациясенең бер төбәге буларак, киләчәктә дә үсеш, тынычлык һәм тотрыклылык теләде.
Яклар Россия- Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында шулай ук Татарстан белән Кыргызстан арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.