Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинеты эшләре идарәчесе Маммәтнияз Нурмаммәдов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Маммәтнияз Нурмаммәдов Рөстәм Миңнехановны 60 яшь тулуы белән котлады һәм Төркмәнстан җитәкчелегеннән котлаулар җиткерде.
Шуннан яклар Татарстан белән Төркмәнстан арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.