Рөстәм Миңнеханов: ВТБ24 ел банк ярдәмен халык өчен уңайлы итү өчен ел саен яңа офислар ача, электрон хезмәт күрсәтүне үстерә

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасындагы һәр дүртенче ипотека кредитын ВТБ24 бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ24 банкы җитәкчеләренең һәм төбәк идарәчеләренең киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Чара Казанда "Корстон" КСКК мәйданында узды. 

Сәламләү сүзе белән башта ВТБ24 президенты урынбасары - идарәсе рәисе Вячеслав Воробьев чыгыш ясады. 

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләгәнчә, республика өчен ВТБ24 белгечләрен банк идарәсе рәисе Михаил Задорнов җитәкчелегндә тулы составта кабул итү зур хөрмәт. 

Ул банк җитәкчелегенә әлеге чараны үткәрү өчен Казанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. 

"ВТБ24 ВТБ төркеменең башка банклары белән берлектә безнең республикада эшли, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Узган ел нәтиҗәләре буенча гына да 25 млрд. сумнан артык кредит бирелгән, бу 2015 ел күләменнән икеләтә артык. Бүген республикада һәр дүртенче ипотека кредиты - ВТБ24 кредиты ул. Физик затларга бирелгән кредитлар күләме буенча банк республикада Саклык банкыннан соң икенче урында". 

Моннан тыш, ВТБ24 ел саен яңа офислар ача, банкоматлар санын арттыра, электрон сервисларны үстерә, банк күрсәтә торган хезмәтне халык өчен җайлы итә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Ул шулай ук ВТБ24 белән Татарстанның кече һәм урта предприятиеләре арасындагы уңышлы эшне билгеләп үтте. ВТБ24 2016 елда республикада кече һәм урта эшкуарлык субъектларына бирелгә нкредитлар күләме буенча дүртенче урында. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Михали Задорнов белән очрашуда әлеге юнәлешне үстерү мәсьәләсе турында сүз барды. 

"Әлеге категория - кече һәм урта бизнес - кредитлар алырга һәм республикатерриториясендә проектларны гамәлгә ашырырга сәләтле һәм безгә хезмәттәшлекне алга таба да актив үстерергә кирәк. БУ максатта республиканың мөмкнилекләре зур", - диде Татарстан Президенты. 

"Татарстан мәгълүмат продукцияләрен, шул исәптән банк флкәсендә дә, эшләргә һәм файдаланышка кертү өчен уңайлы мәйдан була ала", - дип саный Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, ВТБ24 банкының операцион офисы Идел буе федераль округында тотрыклы югары кхрсәткечләргә ирешә. 

Чыгышын тәмамлап Рөстәм Миңнеханов банк җитәкчелегенә уңышлартеләде һәм Казанга Конфедерацияләр Кубогын карарга җәй көне килергә чакырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International