Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым котлады

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлады.

"Президент әфәнде! Котлыйм Сезне туган көнегез белән һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер телим. 

Төркия Республикасын Татарстан республикасыбелән якын мөнәсәбәтләр бәйли. Куанып әйтә алам: туганлыкка нигезләнгән якын мөнәсәбәтләребез Төркия белән Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләргә дә уңай тәэсир итә.

Форсаттан файдаланып, Сезгә һәм тугандаш Татарстан халкына иминлек һәм чәчк атуын телим".  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International