Сергей Собянин Рөстәм Миңнехановның Мәскәү белән Татарстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә һәм хезмәттәшлеккә керткән гаять зур өлешен билгеләп үтте

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Мәскәү мэры Сергей Собянин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшьлек юбилее уңаеннан котлау телеграммасын юллады. 

"Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Чын йөрәктән Сезне 60 яшь тулу белән котлыйм!

Бу күренекле тормыш чигенә Сез Россия төбәкләренең иң нәтиҗәле һәм абруйлы җитәкчесе буларак җиттегез. Зур талантка ия, туган ягын яратучы һәм ил ихтыяҗлары белән яшәүче кеше, - Сез җиде ел дәвамында Татарстан Республикасын җитәклисез, аның зур күләмле икътисадый һәм социаль программаларын гамәлгә ашырасыз. 

Бүген Татарстан хаклы рәвештә югары технологияле сәнәгать үсешендә, инновацион инфраструктура формалаштыруда, җайлы мәгълүмат технологияләрен сафка кертүдә алдынгы урында тора. Шәһәр һәм авылларда уңайлы мохит булдыруга, халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән эштә яхшы нәтиҗәләр ирешелгән. 

Сезгә Мәскәү белән Татарстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә һәм хезмәттәшлеккә керткән гаять зур шәхси өлешегез өчен рәхмәтле мин. Сезнең тәкъдим белән дистәләгән уртак проект гамәлгә ашырыла һәм ике төбәк халкына файда китерә. 

Уңышлы хезмәт елларында Сез күп мактаулы исемгә һәм бүләкләргә ирештегез. Ә алар арасында иң әһәмиятлесе - Татарстандагы һәм илнең башка төбәкләрендәге миллионлаган кеше ышанычы һәм ихтирамы. 

Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм хезмәтегездә яңа уңышлар телим". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International