Михаил Бабич Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазифасындагы казанышларын югары бәяләде

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән котлавында аның Татарстан Республикасы Президенты вазифасындагы казанышларын югары бәяләде.

 «Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Чын күңелемнән Сезне юбилеегыз белән тәбриклим!

Республика Президенты вазифасында Сезнең алда шактый гына кыен бурычлар торды, аларны хәл итүгә Татарстан репутациясе генә түгел, бөтен илебез абруе бәйле иде. Сез барлык сынауларны да уңышлы җиңеп чыгасыз, һәм федерациянең башка субъектларына төбәкне ничек үстерергә тиешлек һәм үстерү мөмкинлеге буенча үрнәк булып торасыз.

Юбилеегыз котлы булсын, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезгә нык сәламәтлек, рух көче һәм зур уңышлар телим!» 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International