Казанга Венгриянең милли үсеш министры Миклош Шестак килде

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанга Венгриянең милли үсеш министры Миклош Шестак килде. Кунакны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.

Миклош Шестак Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Очрашу барышында алга таба Татарстан һәм Венгрия арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне ныгыту буенча фикер алышу планлаштырыла.

Моннан тыш, Миклош Шестак Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгында булачак, шулай ук ТРның Инвестицион үсеш агентлыгында узачак “Агромир-Казан” проекты белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International