Рөстәм Миңнеханов юбилее уңаеннан үзенә җибәрелгән котлаулар өчен рәхмәт белдерде

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның адресына дөньяның барлык почмакларыннан 1000гә якын котлау һәм телеграмма килде. 

Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановны юбилее белән Россия Президенты Владимир Путин, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, Казахстан  Президенты Нурсолтан Назарбаев, Беларусь Президенты Александр Лукашенко, Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев, Чехия Республикасы Президенты Милош Земан, Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым, халыкара спорт оешмалары (FISU, FIFA, FINA һәм WorldSkills International) җитәкчеләре тәбрикләде.

Котлаулары белән Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, федераль министрлар һәм дәүләт структуралары һәм ведомстволары җитәкчеләре мөрәҗәгать итте.

Татарстан Президентына эре корпорацияләр, Россия финанс һәм сәнәгать компанияләре җитәкчеләреннән котлау телеграммалары алды.

Котлауларга Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, төрле дини  конфессияләр вәкилләре, җәмәмгать һәм сәясәт эшлеклеләре, Россия һәм чит ил эшлекле даирәләре вәкилләре дә кушылды.   

Татарстан Республикасы Президенты исеменә 60 яшьлек юбилее уңаеннан бүген дә котлаулар килеп тора.   

Рөстәм Миңнеханов барысына да ихлас котлаулары өчен зур рәхмәтен белдерә. Шулай ук ул Татарстан Республикасы Президенты постындагы эшчәнлеген югары бәяләүләре өчен бик рәхмәтле һәм республиканы  уңышлы үстерү һәм Россия дәүләтчелеген ныгыту өчен бөтен көчен куячагын белдерә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International