Red Bull Air Race ярышлары беренче мәртәбә Казанда узачаклар

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның июль аенда Red Bull Air Race ярышлары тарихта беренче мәртәбә Казанда узачаклар. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Red Bull Air Race генераль директоры Эрих Вольф белән очрашуында чараны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре турында сүз барды. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" АКО генераль директоры Азат Кадыров һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ярышларны Казанда уздыру һәм аларга әзерләнү югары дәрәҗәдә булачагына ышануын белдерде. Безнең эре халыкара чараларны уздыруда тәҗрибәбез зур, диде ул, һава торышы яхшы булыр дип өметләнәм һәм тамашачыларга ярышлар хуш килер. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Казандагы Red Bull Air Race һава узышлары буенча дөнья чемпионатын әзерләү буенча оештыру комитеты булдырылган. Оештыру комитетын ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев җитәкли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International