Венгриянең милли үсеш министры Миклош Шестак “Агромир - Казан” проекты белән танышты

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Венгриянең милли үсеш министры Миклош Шестак Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында булды. Аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озата йөрде.

Кунакларга бердәм презентация үзәген күрсәттеләр, анда ведомство җитәкчесе Талия Миңнуллина кыскача Инвестицион үсеш агентлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм Татарстан белән Венгрия арасындагы икътисади-сәүдә мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

Моннан тыш, видеопрезентация барышында республиканың инвестицион потенциалы тәкъдим ителде.

Алга таба “Агромир - Казан” авыл хуҗалыгы товарлары логистик үзәге җитәкчелеге белән очрашу булды.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Агромир -Казан” үзәге башкарма директоры Владимир Арефьев, Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров катнашты.

Владимир Арефьев хәбәр иткәнчә, “Агромир - Казан” күпләп - бүлү үзәге төзү мөһим мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу республикада Европа тибындагы заманча авыл хуҗалыгы продукциясе базары булдыруга ярдәм итәчәк.

Россия буенча шундый 13 үзәк төзү планлаштырыла. Мәскәү, Казан һәм Ростов-Донда 3 комплекс торгызылачак. “Агромир - Казан” проектын гамәлгә ашыру ике өлештән тора. Беренчесе – күпләп-бүлү үзәге булдыру, икенчесе – ретейл-парк.

Якынча 175 гектар мәйданда 500 мең квадрат метрдан артык корылма төзеләчәк. Товар әйләнеше елына 700 меңнән артык продукция тәшкил итәчәк, ул 1 млрд доллар сумнан артык.  Үзәк 2018 елдан эшли башлаячак.

Владимир Арефьев сүзләренчә, бүгенге көндә “Агромир - Казан” компаниясе проектка стратегик партнерлар җәлеп итү өчен сөйләшүләр алып бара. “Россия базары Венгрия авыл хуҗалыгы продукциясен илгә кертү буенча һәрвакыт традицион булды. Бу проектны гамәлгә ашырудагы уртак хезмәттәшлек Венгрия җитештерүчеләренә Россиягә товар кертү күләмен  арттырырга мөмкинлек бирә, аерым алганда, Татарстанга да”, - диде ул.

Ике яктан да катнашучылар  “Агромир - Казан” проекты кысаларында Татарстан һәм Венгрия арасындагы хезмәттәшлек формалары турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International