Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татфондбанкның һәм Интехбанкның банк гамәлләре башкаруга лицензияләрен чакыртып алуга бәйле рәвештә хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре белән ашыгыч киңәшмә уздырды.
Банкларның зыян күргән клиентларын түләүләр белән мөмкин кадәр тәэмин итүгә ирешү өчен банклар активларын ачыклау һәм читкә чыгаруны булдырмау буенча өстенлекле бурыч куелды, моңа физик затларга һәм юридик затларга бирелгән кредитлар буенча бурычлар да керә.
Шулай ук әлеге банкларның кризис ситуациясе барлыкка килүдә катнашкан затлары даирәсен ачыклау һәм җаваплылыкка тарту зарурлыгы ассызыкланды.