ТР Хөкүмәте Йортында Mastercard инновацион алымнарына һәм гамәлгә ашыра торган проектларына багышланган лекция узды

2017 елның 4 марты, шимбә

ТР Хөкүмәте Йортында Mastercard инновацион алымнарына һәм гамәлгә ашыра торган проектларына багышланган лекцияне Россиядә Mastercard вице-президенты Галина Ганиева һәм Россиядә, Беларусь, Армения һәм Казахстанда Mastercard компаниясенең бизнесны һәм цифрлы түләүләрне үстерү буенча директоры Михаил Федосеев укыдылар. 

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре тыңлады. 

Россиядә Mastercard вице-президенты Галина Ганиева дөньяда электрон түләүләр һәм кулдагы акчасыз түләүләр күләме артуы турында сөйләде. Италия, Төркия, Польша, Румыния, Сингапур һәм башка илләр буенча мисаллар бар. 

Россиядә, Беларусь, Армения һәм Казахстанда Mastercard компаниясенең бизнесны һәм цифрлы түләүләрне үстерү буенча директоры Михаил Федосеев токенлаштыру технологиясе турында сөйләде. Әлеге технология картаның чын номерын токенга алыштырып түләүләр уздыра. Нәтиҗәдә мобиль телефон аша түләү дөньяда иң куркынычсыз түләүгә әйләнә. 

Ахырда лекция тыңлаучылар сораулар бирде. Аларны блокчейн технологиясе һәм мобиль телефон аша түләүләр мәсьәләләре кызыксындырды. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген ИТ өлкәдә банк системасына кулланышка кертелә торган заманча технологоияләрне белү һәм куллану мөһим. Иң мөһиме әлеге технологияләрнең куркынычсыз һәм кулланышта җайлы булуы, диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International