Татарстан Республикасында 468,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылды, ягъни планның 19,5%ы

2017 елның 4 марты, шимбә

2017 елның 3 мартына Татарстан Республикасында 468,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылды, ягъни планның 19,5%ы.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан хезмәтне саклау өлкәсендә 2017 ел башланганнан бирле 267 тикшерү уздырылган. ДТКИ - 249 тикшерү, ДХИ - 18 тикшерү.

Республикада социаль ипотека программасы буенча 191 төзелеп килүче объекттан 64 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә - 47 объект, 80 объектта эшләр күп әле.

2017 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәданы 22,6 мең кв. метрлы 379 фатирлык 13 йорт төзү каралган. Бүгенгә 1,5 мең кв. метрлы 30 фатирлык 4 объект Югары Ослан һәм Чирмешән районнарында эксплуатациягә тапшырылган.

Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту кысаларында торак йортлар төзү дәвам ителә. Унтугыз объекттан алтысы тәмамланган (Казан, Чаллы, Бөгелмә, Зеленодольск, Лаеш районнары). Тагын 3 объект әзер диярлек, 8 объект – уртача әзерлектә, 2  объектта – эшләр күп әле.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада 2017 елда 305 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырылган, барысы - 346 млн. 742,6 мең сумга.

Күп фатирлы инвестицион торак төзелеш программасы буенча пландагы 111 объектның 13 гамәлгә тапшырылган. Бүгенгә 98  йорттан 37 йорт әзер диярлек, уртача әзерлектә – 39 йорт, 22 йортта эшләр күп әле.

Авыл клубларын төзү кысаларында 2017 елның 3 мартына программага кергән 31 объектта да эшләр оештырылган. Шул исәптән 12 объектта әзерлек эшләре алып барыла, 14 объктта нигез корыла, 4 объектта диварларны күтәрәләр, 1 объектта түбәне ябалар.

Шулай ук бүгенгә 2 муниципаль районда фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелә.

Республикада җирлекәр советларының (башкарма комитетларының) биналарын төзү дәвам итә - 11 объектның 9 ында эшләр алып барыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, төп мәсьәләләрнең берсе – авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү мәсьәләсе.

Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, республикада объектларны төзү һәм аларга капиталь ремонт ясау өлешендә барлык программаларда эшләтеп җибәрелгән һәм план нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International