Рөстәм Миңнеханов РФ төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень белән очрашты

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень белән очрашты. 

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. 

Чарада төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен алга таба үстерү мәсьәләләре, төбәкнең федераль ведомтсво белән багланышлары өлкәсендә алга таба адымнар турында сүз барды. 

Михаил Мень Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасының төзелеш өлкәсендәге казанышлары өчен Россия Төзелеш һәм ТКХ министрылының Мактаулы билгесен тапшырды. 

Искәртик, Михаил Мень Казанга "Уңайлы шәһәр мохиты булдыру" өстенлекле проекты буенча семинарның пленар утырышында катнашу өчен килде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International