Рөстәм Миңнеханов 8 нче март алдыннан республика һәм федераль ММЧ хатын-кыз вәкилләре белән очрашты

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 нче март алдыннан гадәттәгечә республика һәм федераль ММЧ хатын-кыз вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

Хатын-кызларны киләчәк 8 нче март бәйрәме белән котлап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген массакүләм мәгълүмат чаралары башкара торган эш бик мөһим, шул исәптән хакимият өчен дә, чөнки хакимият структуралары эшчәнлекләренең ачыклыгын тәэмин итәргә тиеш. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген хатын-кызлар төрле тармакларда җитди урыннарны билиләр – бу медиа структураларга да, ТР  Президенты  Аппаратына да кагыла. Аерым алганда,  Татарстан Республикасы Президенты Аппаратындагы хезмәткәрләрнең 46%ы хатын-кызлар. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хатын-кызлар үзләренең хезмәт вазыйфаларына җитдирәк карыйлар.    

Очрашу асылда сорау-җавап форматында узды. Иң беренче сорауларның берсе – зыян күргән «Татфондбанк» клиентлары турында булды.

Рөстәм Миңнеханов кыскача гына ситуацияне сөйләп чыкты, 2014 елда башланган кризис банк системасының тотрыклылыгын киметте, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика җитәкчелеге «Татфондбанк» белән булган вакыйга өчен җаваплылыкны үз өстеннән төшерми. «Без бу хәлләр өчен җаваплы, - диде ул. – Банкның хәле начарайган вакытта без аның тотрыклылыгын саклап калырга тырыштык, шунда безнең хатабыз, төрле чаралар күрдек, Ильдар Халиков Директорлар советын җитәкләде …».

Акчаларын шушы банкка салган физик затлар белән бергә предприятиеләр дә зыян күрде, шул исәптән  «Татнефть», «Кама» сәүдә йорты һәм башкалар. 

«Мин Хөкүмәтнең гаебе юк димим, без үзебездә булган хисаплар буенча эш иттек. Әмма проблемалар без уйлаганнан да тирәнрәк булган», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, үз кертемнәрен «Татфондбанк»та башка рәвешкә күчергән  («Татфондбанк Финанс») гражданнарны якларга кирәк, алар шуның белән  страховкадан мәхрүм калганнар.

Татарстан Президенты белдергәнчә, аларның саны 1700гә җитә, суммасы 2,3 млрд. сумга якын.

Предприятиеләр депозитларына килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, аларның акчаларын алырга «шанслары юк».

Татарстан Президенты, журналистлар сорауларына җавап биреп,  белдергәнчә: «Без рәсми рәвештә ышандырабыз сезне, «Ак Барс» банкка карата бернинди куркыныч та юк. «Ак Барс» банкы – ул Татарстан Республикасының вәкаләтле банкы».

Казандагы 1 нче балалар шәһәр сырхауханәсе турындагы сорау буенча Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бу медицина учреждениесе тәртипкә китереләчәк. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, республикада поликлиникаларга капиталь ремонт буенча өчьеллык программа эшләнә.  

2017 елда поликлиникаларга капремонт программасы эшләтеп җибәреләчәк, өч ел дәвам итәчәк, финанслау күләме – 7,5-8 млрд. сум чамасы (ел саен 2,5 млрд. сум), диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук федераль бюджетка салым түләүләре арту темасына да кагылды. «Безнеңчә, без күп салымнар бирәбез, дип уйлыйбыз, ә федераль бюджеттан акчалар алучылар күбрәк бирә алырлар иде, дип уйлыйлар. Бу – бәхәсле мәсьәлә», - диде ул. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген бөтен төбәкләр дә салым базасын арттырыга тырышырга тиеш. 

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләр аша кергән хәбәрләр турында сөйләгәндә билгеләп үткәнчә, әлбәттә, файдаланучылар язганнарны уку һәрвакыт күңелле түгел. Шуңа да карамастан, мондый мөрәҗәгатьләр дә карала, бигрәк тә файдаланучы исемен язган булса. Тулаем «Халык контроле» бу җәһәттән үзен әйбәт күрсәтте, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында хәбәр иткәнчә, Казанда күп функциональ концерт залы төзү буенча ике проект варианты бар.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ Мастер» командасының «Дакар» раллиенда катнашуы турындагы сорауга җавап биреп, социаль объектлар һәм башкалар төзү турында да сөйләде.   

Очрашу гадәттәгечә истәлеккә дип фотога төшү белән тәмамланды.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International