Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Әлеге документ бүген хокукый мәгълүматның интернет-порталында чыкты.
«Дәүләт алдында аерым шәхси казанышлары һәм Россия Федерациясенең халыкара абруен ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Рөстәм Миңнехановны – Татарстан Республикасы Президентын Александр Невский ордены белән бүләкләргә», - диелә документта.