Рөстәм Миңнеханов Лейпцигта SpinLab стартаплар өчен бизнес-акселератор эше белән танышты

2017 елның 8 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре кысаларында Лейпцигта SpinLab – стартаплар акселераторы комбинатында булды. Бинаның гомуми мәйданы 100 мең кв.м. Эшчәнлекнең төрле өлкәләреннән 350дән артык арендатор бар монда: төрле һөнәрләр, сәнәгать һәм мәдәният өлкәләре.
Татарстан делегациясе өчен бизнес-акселераторны проект идарәчесе Бертрам Шульце тәкъдир итте. 
Финаслауның 90%нан артыгы хосусый инвесторлар акчаларына гамәлгә ашырыла.
Бизнес-акселераторда катнашу бушлай. Һәр команда Лейпциг шәһәре администрациясеннән 6000 евро күләмендә матди ярдәм һәм үз эшчәнлеге буенча куратор-белгеч ала. 
SpinLab нигез салучылар яшь компанияләргә үз эшләнмәләрен гамәлгә ашырырга ярдәм итәләр. Лейпциг Югары Менеджмент мәктәбе эшкуарлар белән белән тыгыз элемтә урнаштырырга ярдәм итә.   
Барлыгы 10 млн. евро җәлеп ителгән. Резидентлары 100 эш урыны булдырган.
Татарстан Президенты бизнес-акселераторда катнашучылар эшләнмәләре белән кызыксынды. Аерым алганда, велосипедлар өчен бикләү  җайланмалары җитештерү буенча "Tex lock" проекты һәм кибершпионаждан саклау максатларында белешмәләрне саклауның болыт системасы "Sengi IT" проекты белән танышты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International