Рөстәм Миңнеханов: Педагогик кадрлар әзерләү Татарстан Республикасы мәгариф тармагының әһәмиятле һәм көнүзәк бурычы булып кала

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Педагогик кадрлар әзерләү Татарстан Республикасы мәгариф тармагының әһәмиятле һәм көнүзәк бурычы булып кала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының Попечительләр советы утырышында белдерде. 

Утырыш КФУ Психология һәм мәгариф институты актлар залында узды. Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров,  "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты. 

Төп тема Казан федераль университетының фәнни-мәгариф комплексын үстерү мәсьәләсе булды. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында университетта уңай якка үзгәрешләр күп булулын ассызыклады. Аеруча ул медицина кластерындагы объектларны билгеләп үтте. "Билгеләнгән вакытка объектларда төзелеш эшләрен тәмамларга кирәк һәм алга таба югары дәрәҗәдәге медицина хезмәтен тәэмин итәргә", - дип мөрәҗәгать итте ул вуз җитәкчелегенә. 

Аерым Рөстәм Миңнеханов гуманитар һәм педагогика өлкәсендәге яңалыкларга тукталды. Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты нигезендә Ислам белеме үзәге ачылган, анда дин әһелләре, иҗтимагый оешмалар, хокук саклау органнары һәм башкалар белән уртак эш алып барыла. 

"Үзәкнең һәм галимнәр эзләнүләре республика территориясенә радикаль ислам агымнары үтүен туктатачак дип көтелә. Моннан тыш, биредә мигрантлар белән дә эш алып барыла", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты сүзләренчә, Психология һәм мәгариф институтында белгечләрне әзерләүдә бердәм алымны эшләү максатыннан төрле юнәлештәге укытучыларны әзерләү өчен инфраструктура булдырылды. Университет аклив рәвештә фәнни-мәгариф кампусын яңарта. 

Татарстан Республикасы мәгариф системасында мөһим мәсьәләләрнең берсе булып укытучыларны яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү кала, диде Рөстәм Миңнеханов. "Бүген дөнья дүртенче сәнәгый революция алдында тора. Без күренекле технологик үзгәрешләр шаһитләре. Әлеге процесслар, үз чиратларында, яңа таләпләр куя. Әлеге таләпләргә төрле өлкәләрдә әзер булырга кирәк, шул исәптән мәгариф өлкәсендә дә. Шуңа күрә укытучыларны яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен арттыру темасы аеруча әһәмиятле. КФУ нигезендә республика Педагогларны яңадан әзерләү үзәген ачу бу өлкәдә мөһим адым була", - диде ТР Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International