Илдар Халиков суд приставларын алимент түләтүне көчәйтергә чакырды

2017 елның 10 марты, җомга

2016 нчы елда суд приставларында 1 миллион 973 мең башкарма документ булган, төрле сәбәпләр аркасында 1 миллион 238 мең эш туктатылган, 850 мең эш ахырына кадәр башкарылган. Мәҗбүри чаралар кулланудан соң 12,6 млрд сум акча түләтелгән, бу 2015 нче ел белән чагыштырганда 2,6 млрд суга артыграк. Бу хакта бүген Татарстан буенча Суд приставларының федераль хезмәт идарәсе коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Радик Ильясов хәбәр итте.

“2016 нчы елда 2796 башкарма җитештерүчәнлек буенча бурычлыларга карата махсус хокукларны чикләү карары чыгарылды, тагын 11 мең 693 бурычлы махсус хокукларны чикләү мөмкинлеге турында кисәтелде”, - дип сөйләде Радик Ильясов. Аның сүзләре буенча, нәтиҗәдә, 137 миллион сумнан артык акча түләтелгән, шуларның 109 миллионы - алимент түләүләре һәм 11 миллионы җинаять тарафыннан ясалган мөлкәткә карата зыян һәм мораль зыян. “4759 дан 4223 кә кадәр алимент түләтү буенча башкарма җитештерү саны кимеде, ягъни бурычлылар үз йөкләмәләрен башкарырга керешмәде”, - дип билгеләде ул.
“Агымдагы елның төп бурычы - республика икътисадында булган негатив тенденцияләрне азайту. Сезнең хезмәт нәтиҗәсенә барлык дәрәҗәдәге бюджетка кергән акча тулылыгы, хокукый дәүләт принципларын, суд карарларын тормышка ашыру, дәгъвачылар һәм җавап бирүчеләр тарафыннан суд карарларының кире кайтмаулыгын аңлау бәйле”, – дип мөрәҗәгать итте залдагыларга Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков.

“Сез ирешкән уңышларны да билгеләп узарга телим. Төгәлләнгән һәм туктатылган эшләр саны 6,3 процентка арткан. Юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге штрафларны түләтү буенча да зур эш башкарылган. Сбербанкта ачылган исәп-хисап буенча, бурычлылар хисабыннан электрон рәвештә акча салдыру мөмкинлеге гамәлгә кергән, төбәк дәрәҗәсендәге SMS-хәбәр итү оештырылган, - дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры. – Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт хезмәте штрафлары буенча да автомат рәвештә акча салдыру системасы буенча инициатива күрсәтергә кирәк. Башка төрле вариантлар Татарстан суд приставлары хезмәте өчен генә түгел, Россия өчен дә юк әлегә. Без сезнең белән әһәмиятле йөкләмәне өстән төшереп, бурычлылардан зуррак күләмдәге акчаларны түләттерүгә барлык көчне юнәлдерер идеек”.

“Узган ел эзләүдә булган 127 граждан кулга алынган, шуларның тугызы авыр җинаятьләр кылуда гаепләнә”, – дип дәвам итте Илдар Халиков.

Шулай ук проблемалы мәсьәләләргә дә тукталды. Аерым алганда, мөлкәткә арест салу. “Бу нәтиҗәле чара, һәм ул зур күләмдә кулланылырга тиеш!, - дип саный Премьер-министр.

Аның сүзләре буенча, башкарма җитештерүчәнлек кузгатуда, бурычлыларга белдерү кәгазе җибәрүдә башкарма документларны теркәү вакыты бозу фактлары күзәтелә. Процессуаль документлар әзерләгәндә закон тарафыннан каралган мәҗбүри башкару чаралары һәрвакыт кулланылмаган.

Моннан кала Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы алиментларны түләттерү буенча эшне көчәйтергә кирәк, диде. “2016 елда әлеге категориядә бары тик 46 процент башкарма җитештерүчәнлек кенә ахырына кадәр эшләнгән”, - дип билгеләде ул.

“Вакытында хезмәт хакын түләү, торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен булган бурычны түләтү дә актуаль мәсьәләләрдән”, - дип өстәде ул. -Татарстан ике ел рәттән әлеге күрсәткечләр буенча ил субъектларының утызлыгына да эләкмәүгә карамастан, бу юнәлештә эшне дәвам иттерергә кирәк. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен булган әҗәтне дә түләттерерү мөһим. 2016 елда бу категориядә 50 проценттан күбрәк эшкә нокта куелды. Монда Төзелеш министрлыгы белән бәйләнешнең тагын да нәтиҗәлерәк булуы мөһим,” – дип тәмамлады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International