Чәчү эшләренә әзерлек барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы белдергәнчә, чәчүгә әзерлек эшләре график буенча бара, әмма кыр эшләре апрель аеның беренче декадасында башланырга да мөмкин, шуңа күрә әзер булырга кирәк.
Республикада 2 млн. гектар җирдә сабан культураларын чәчү кирәк. Моннан тыш, 1 млн. гектарга якын уҗымнарны һәм күп еллык үләннәрне ашларга һәм тырмаларга кирәк, диде Марат Әхмәтов.
6 марттан республикада эрегән кар суларын тоткарлау ае башлана, хуҗалыкларга басуларны терассаларга, беренче чиратта туңга сөрелгән җирләрне.
Чәчүлек кампаниясен финанслауга килгәндә, Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, язгы чәчү эшләре өчен генә дә 20 млрд. сумнан артык акча кирәк, ягъни гектарына 6 мең сумнан артык.
Шуннан минераль ашламаларга - 7,5 млрд. сум, орлыкка - 1,3 млрд. сум, ягулыкка - 3,6 млрд. сум, техника запас өлешләренә - 1,6 млрд. сум, хезмәт хакы түләүгә - 1,6 млрд. сум, башка чыгымнар - 3 млрд. сум тирәсе.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, бюджеттан - 4 млрд. сум булачак, тагын 10 млрд. сумны банлардан кредит алып җәлеп итәргә кирәк. Әлегә республика авыл хуҗалыгы оешмалары өч вәкаләтле банк белән эшли - «Россельхозбанк» АҖ,«Саклык Банкы» ГАҖ, ВТБ банкы.
"Якын арада безнед "Ак Барс" республика банкы да комиссия тарафыннан вәкаләтле банк итеп сайланачак", - диде Марат Әхмәтов.
Аның сүзләренчә бүгенге көнгә кайбер районнардан банкларга мөрәҗәгать итүчеләр һаман юк. Бу Әлмәт, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Менделеевск, Спас, Чирмешән районнары.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өстәмә 1 млрд. сум ашламаларга бирергә карар кылды.