Казанга Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсе хакиме Химмәт Окбутаев килде

2017 елның 12 марты, якшәмбе

Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсе хакиме Химмәт Окбутаев бүген Татарстанга килде. “Казан” халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.

Химмәт Окбутаев “Алабуга”МИЗ, “КАМАЗ” автомобиль заводы, “Медицина фәне үзәге”/”Эйдос” төбәк медицина симуляторлары инжиринг үзәге һәм “Казан” агросәнәгать паркында булуны планлаштыра.  Шулай ук “ИТ-парк” технопаркы һәм “Иннополис” фән шәһәрчеге мисалында Татарстандагы ИТ- технологияләрнең үсеше белән танышачак.

Моннан тыш, хаким “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә узачак XVIII халык ара махсуслашкан “Энергетика. Ресурсларны саклау” күргәзмәсенең ачылышында катнашачак. Соңыннан  Химмәт Окбутаев Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында Сәмәрканд өлкәсенең икътисадый мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк.

Сишәмбе, 2017 елның 14 мартында, Химмәт Окбутаев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Очрашу Казан Кремлендә урнашкан Татарстан Президенты резиденциясендә булачак. Ике яктан да катнашучылар алга таба да төбәкара хезмәттәшлекне үстерүне планлаштыралар.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International