Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика мәктәпләрендә кайнар азык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика мәктәпләрендә кайнар азык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.

Илдар Халиков сүзләренчә, бу тематика буенча даими эшләүче күзәтү чараларын эшләргә кирәк.

Төп докладны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ясады.

Аның сүзләренчә, яхшы сыйфатлы азык белән тукландыру укучыларның авыруларын кисәтергә, эшкә сәләтлелекне һәм укуда өлгерешне күтәрергә ярдәм итә. Шуңа укучыларны кайнар азык белән туклануны сыйфатлы тәэмин итүне камилләштерүгә җитди игътибар бирелә.

Энгель Фәттахов шулай ук укучыларның кайсылары түләүсез туклану белән тәэмин ителгәне турында сөйләде (шул исәптән күп балалы гаиләләрдән һәм башка ташламалы категорияләрдән).

Ул шулай ук ике тапкыр яхшы сыйфатлы туклану оештырылмаган мәктәпләрне санады (Актаныш, Баулы, Кама Тамагы, Кукмара, Минзәлә, Питрәч, Ютазы районнарында).

Хәзерге вакытта бу районнар алдына тиешле бурычлар куелган, район территориясендәге авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен җәлеп итү буенча эшләр бара, дип билгеләде министр.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан шулай ук мәгариф учреждениеләрендә ташламалы кайнар азык белән тукландыру буенча мониторинг алып барыла, дип хәбәр итте Энгель Фәттахов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International