Рөстәм Миңнеңанов Саба районында Өстәл теннисы буенча XVI бөтенроссия ярышларын ачты

2017 елның 17 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муницпаль районында эш сәфрендә.

Сәфәренең төп максаты - Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча XVI ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышларын ачу тантанасында катнашу.

Ярышлар 17-20 март көннәрендә уза, анда быел Россиянең 20 төбәгеннән спортчылар катнаша. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, ярышлар инде алтынчы кат уздырыла. 

"Турнир бөтенроссия дәрәҗәсенә чыкты, анда катнашучылар спорт мастеры исемен ала алалар һәм Россия җыелма командасына эләгә алалар. Минем фикеремчә, безнең Сабадагы хезмәттәшләребез әлеге ярышларны уздыру өчен бөтен кирәкле шартларны тәэмин итәләр, - диде Рөстәм Миңнеханов, спортчыларга мөрәҗәгать итеп. - Яхшы уен һәм җиңүләр телим сезгә. Без сезне чын күңелдән Татарстанда, Саба районында сәламлибез, һәм бирегәтагын килерсез, дип өметләнәбез". 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International